+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 февраль 2020, 13:25

Канда шикәр күп булуын ничек белергә?

Организмдагы биш билгегә аеруча игътибарлы булыгыз.

Организмдагы биш билгегә аеруча игътибарлы булыгыз.

Шикәрнең канда артык күп булуы диабет башлануын күрсәтә. Белгечләр шикәрнең канда күп булуын күрсәтүче төп билгеләрне атаган.

Иң нык күренеп торучы билгеләрнең берсе — артык сусау һәм кече йомыш белән бәдрәфкә еш йөрү. Бу организмның артык шикәр микъдарыннан арынырга омтылуы белән бәйле.

Хәлсезлек, тиз ару кебек симптомнар да проблема булуына ишарәли.

Күрү сәләтенең начарлануы, укыганда начар күрү дә борчулы сигнал булып торырга мөмкин.

Тагын бер билгегә игътибар итәргә кирәк: бармакларда энә кадаган кебек чеметү, әрнү яисә аяклар ою.
Фото: crimea.mk.ru
Читайте нас