50 елга якын шәфкать туташы булып эшләгән Флорида Латыйпова шулай ди
Балалар поликлиникасындагы табиб бүлмәсенә кергәч, кечкенә буйлы, җитез хәрәкәтле, мөлаем йөзле, ягымлы, ак халатлы бу ханымны күрүгә әти-әниләрнең йөзендәге хафалары юкка чыга, ә инде көйсезләнеп торган кечкенә бала тынычлана. Аларны каршы алган шәфкать туташының күз карашында, әйткән һәрбер сүзендә үз эшенең асылын белгәнлеге сизелеп тора. Бу башкача булырга мөмкин дә түгелдер, чөнки югары категорияле участок шәфкать туташы Флорида Миңнелатыйп кызы 50 елга якын гомерен сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, шуның 42 елын Уфадагы Киров районы 2нче поликлиникасында хезмәт куя.
Флорида Латыйпова Чакмагыш районының Яңа Балтач авылында дөньяга килә. Туган авылындагы мәктәпне тик “бишле” билгеләренә тәмамлагач, Уфага юллана. Ул балачактан табиб булырга хыяллана. Тик кыюсызлыгы аркасында медицина институтына документларын тапшырырга базнат итми. “Гади авыл баласын анда кем көтеп тора инде?” — дип уйлый да “бишле”ләр белән тулы аттестатын Черниковка бистәсендә урнашкан 2нче медицина училищесына тапшыра. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, студент булып китә. 1971 елда кулына диплом алып, туган якларына кайта. Дөресрәге, яшь белгечне Яңа Балак авылындагы фельшер-акушерлык пунктына юллыйлар. Монда бераз эшләгәч, шул ук авылның участок дәваханәсенә күчерелә. Яшь кыз кайда эшләсә дә, үзен бары тик уңай яктан күрсәтә. Андыйларга егетләрнең дә күзе тиз төшә. Флорида 1973 елда Рафаил Хәбиров белән гаилә кора. Яшь гаилә Уфага күченергә карар итә.
Флорида Миңнелатыйп кызы башкаладагы хезмәт юлын шәһәрнең 31нче поликлиникасында хирург шәфкать туташы булып башлый. Гаиләләрендә бер-бер артлы балалар туа. Кызлары — Эльвира, уллары Раил, әти-әнисенең җылы кочагында үсеп, буй җиткерәләр. Бүген аларның үз балалары, картәни белән картәтисен шатландырып, үсеп килә. “Балаңның баласы — балдан татлы”, дигән әйтем-дәгечә, Флорида белән Рафаил өчен оныклары — тормыш бизәге, дөньяның татлы тәме.
— Язмышым кушуы буенча кайчандыр шушы юлдан китүемә бер дә үкенгәнем булмады. Димәк, мин кешеләргә нәкъ шушы өлкәдә хезмәт итәргә тиеш булганмын. “Табибларның эше җиңел. Алар ак халат киеп кенә йөри” дигән сүзләрне дә ишеткәнем булды. Чынында исә табиб, шәфкать туташларының хезмәте бик авыр һәм җаваплы, чөнки без башка кеше гомере өчен җаваплы. Аеруча балалар сәламәтлеге сагында торучылар моны аңлап эш итәргә тиеш. Мин үзем 42 ел шушы поликлиникада хезмәт куям, 39 ел участок шәфкать туташы булып эшлим. Өченче буын вәкилләрен үстерәм. Балачакларында шушы участокта теркәлеп, күз алдында балалар бакчасыннан соң мәктәптә укып, аны тәмамлап, зур тормыш юлына чыккан малай һәм кызлар, инде картәни-картәти булып, оныклары белән киләләр. Күпләр урамда танып, хәл сорашалар. Мин үзем дә һәр бала өчен борчылам, шатлыклары булса — куанам, чөнки һәр балага ияләшеп, үз итеп карыйсың.
Коллективтагы хезмәттәшләрем белән дә бер тату гаилә булып эшлибез. Мәсәлән, балалар табибы Зөһрә Даринцева белән 25 ел бергә эшлибез. Балачагында ул үзе дә шушы поликлиникада теркәлгән иде. Мәктәптән соң медицина институтын тәмамлап, безгә эшкә килде.
Поликлиниканың баш табибы Эльвира Бикмәтова, дәвалау эшләре буенча урынбасары Лариса Петрова, баш шәфкать туташы Рәфилә Гыймадиева, бүлек мөдире Раил Әхмәтов, өлкән шәфкать туташы Гөлнара Сөләйманова белән иңгә-иң куеп, балалар сәламәтлеге сагында торабыз.
— Флорида ханым, туплаган тәҗрибәгездән чыгып, гәзит укучыларыбызга ниләр әйтер идегез?
— Әйе, әти-әниләргә әйтер сүзем бар. Соңгы елларда Интернет челтәре киң таралу сәбәпле, яшь әниләр табибларга күренмичә генә үз белдекләре белән дәвалана башлады. Шуның белән бала сәламәтлегенә зыян салган очраклар күбәйде. Шулай ук төрле прививкалардан да баш тартучылар саны арта. Бу да шул ук Интернет “файдасы”. Прививка ясату өчен ниндидер чикләүләр булуы һәр балага да туры килмәвен күпләр аңларга да, белергә дә теләми. Андый ата-ана белән кабат-кабат аңлату эшләре алып барырга туры килә.
Туганнан соң бала организмы аның өчен өр-яңа тышкы мохиткә чыга, аңа җайлаша, сулыш һәм ашкайнату органнары сафка баса, иммунитет барлыкка килә. Бу адаптация чоры бала өчен дә, ата-аналар өчен дә бик катлаулы.
Ничек ашатырга, эче авыртса, бертуктаусыз еласа нишләргә? Әти-әнине борчыган сораулар бик күп. Мәсәлән, сабыйның әнисенә сөте җитмәгән кебек тоела да, ул, табиб киңәшен тотмыйча, баланы ясалма рәвештә тукландыра башлый, тик моның нәтиҗәсе тискәре булачагын аңламый. Ә бит сабыйның сәламәтлегенә зур зыян килергә мөмкин.
Бала авырып торуының төп күрсәткечләреннән берсе — аның ашаудан баш тартуы. Шулай ук ата-аналар яңа туган баланың тән температурасының камил түгеллеген белергә тиеш: сабый өлкән кешеләр кебек, тән температурасын нормаль дәрәҗәдә тота алмый, шуңа күрә, әгәр сабый артык җылынып китсә, аның тән температурасы күтәрелә, өшеп китсә — түбәнәя. Нормаль тән температурасы һәр-вакытта да сәламәтлек билгесе түгел, шуңа күрә ата-аналар сабыйның гомум торышын игътибар белән күзәтергә һәм, борчылыр өчен беренче билгеләр булганда, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Даруны да бары тик табиб киңәше белән бирергә кирәк. Аның күләмен һәм кабул итү вакытын да үз белдегегез белән тәгаенләргә ярамый.
Бер айлык баланы невропатологка, ортопедка күрсәтергә кирәклеген дә онытырга ярамый. Ел саен бала тулы диспансерлаштыру уза һәм аны барлык белгечләр тикшерә. Шулай ук башка тикшеренүләр дә вакытында үткәрелергә тиеш. Әйткәндәй, боларның барысы да балалар табибы контролендә тотыла. Әти-әнигә тәгаенләнгән вакытта поликлиникага бала белән килү генә сорала.
Барлык ата-аналарга да бирергә мөмкин булган төп киңәш: сабыегызны яратыгыз, аның торышын игътибар белән күзәтегез. Әгәр берәр нәрсә борчу тудыра икән, шунда ук педиатрга киңәш сорап мөрәҗәгать итегез.
Соңгы еллардагы борчу салган тагы бер хәлгә тукталып китәсем килә. Ул — мәктәпләрдә кертелгән дәүләт имтиханнары. Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары күп вакытларын дәрес әзерләп утырырга мәҗбүр. Соңгы елларда барлык дөньяны чорнап алган Интернет, телефон, гаджетлар баланың буш вакытын исраф итә. Күпләр саф һава суларга чыкмый һәм йокларга соң ята. Баланың көн тәртибе бозылгач, аның сәламәтлегенә зыян килә. Монда да ата-анадан игътибарлы булу сорала.
Сәламәт балалар — безнең киләчәк, һәм дөньядагы иң зур байлык һәркемнең үз кулында икән-лекне онытмасак иде, — ди югары категорияле участок шәфкать туташы Флорида Латыйпова.
Зөһрә ИСЛАМОВА.