+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2020, 11:35

Софьяга операция ясаганнар

Стәрлетамак районыннан кечкенә Софья Гыйззәтуллинага булышучы волонтерлардан шатлыклы хәбәр килде.

Стәрлетамак районыннан кечкенә Софья Гыйззәтуллинага булышучы волонтерлардан шатлыклы хәбәр килде.
Әле сабый әнисе белән Уфа дәваханәсендә ята икән, шушы көннәрдә аңа, ниһаять, беренче тапкыр операция ясаганнар. Генетик авыру нәтиҗәсендә, кызның аңкавында ярык булган, шуңа күрә ул каты ризыкны чәйни һәм нормаль сөйләшә алмаган. Хәзер табиблар бу ярыкны теккән: Соня операцияне яхшы кичергән һәм акрынлап савыгып килә.
- Инде елмая башлады, - дип сөйли волонтер Регина Биргулиева. - Софиянең әнисе белән сөйләштем, ул операция ясарлар дип көтмәгән дә. Тикшерелергә генә килгәннәр, ә кызны шунда ук операция өстәленә салганнар. Барысы да яхшы узган: кичә Соня ашый, сут эчә алган. Без барыбыз да кыз өчен борчылабыз, чөнки ул безгә бик якын. Тиздән Уфага барачакбыз, подгузниклар һәм башка кирәк әйберләр алачакбыз.
Операция өзлегүләрсез узса, алга таба бергә ябышкан бармакларын аеру буенча да операция көтелә.
Фото: kp.ru
Читайте нас