+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 февраль 2020, 06:50

ВИЧ-инфекциягә түләүсез экспресс-тест үтегез!

Акция Уфа шәһәренең Күпфункцияле үзәге офисларында старт ала.

Акция Уфа шәһәренең Күпфункцияле үзәге офисларында старт ала.

20 февральдән Уфа шәһәренең Гобәйдуллин урамы, 6 адресы буенча урнашкан Күпфункцияле үзәк офисында ВИЧ-инфекциясенә түләүсез һәм аноним экспресс-тест үтү буенча акция старт ала. Айга бер тапкыр анда волонтерлар, шәфкать туташы, консультант һәм психолог эшләячәк.

ВИЧ-инфекциягә тест узганда нәтиҗәне 15-20 минуттан соң алырга мөмкин. Белгечләр консультацияләр үткәрәчәк, авыруның йогу юллары, аның үзенчәлекләре һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалау ысуллары турында сөйләячәк. Консультация вакытында кеше үзенең никадәр хәвеф төркемендә булуын бәяли алачак.

Бүген ВИЧ-инфекцияне иртә диагностикалау кешегә вакытында дәвалауны башларга гына түгел, ә үз гомерен сакларга да мөмкинлек бирә.

Күпфункцияле үзәкнең контакт телефоны: "Минем документлар”, +7 (347) 246 55 33.
Фото: Eng.ufacity.info
Читайте нас