+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2020, 11:02

Буыннарга тоз утыру хакмы?

Буыннарыма тоз утырды, шуңа арка, тез, бармаклар сызлый, буыннар бөгелми башлады, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бу дөрес сүзме икән, белгечләр фикерен тыңлап карыйк.

Буыннарыма тоз утырды, шуңа арка, тез, бармаклар сызлый, буыннар бөгелми башлады, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бу дөрес сүзме икән, белгечләр фикерен тыңлап карыйк.

Чынлыкта, бу бик үк дөрес фикер түгел. Артроз һәм остеопорозны тоз китереп чыгармый. Мәсәлән, артроз буыннар ялкынсынганда барлыкка килә.
Остеохондроз умыртка баганасы тукымасы үзгәрү йогынтысында хасил була. Шуңа бөтен бәлане тозга сылтау кирәкми. Тик аны азыкка чамалап кына салу, азрак ашарга тырышу зарур. Тоз урынына башка төрле тәмләткечләр кулланырга кирәк. Ә менә колбаса, сосискалар һәм башка ярымфабрикатларда, консервланган продуктларда, чипсыда тоз чамадан тыш күп. Аларны сатып алмаска тырышыгыз. Өйдә үз кулларың белән күңел җылыңны салып әзерләгән ризыкка җитәме соң!
Фото: thepsorias.ru сайтыннан
Читайте нас