+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
19 февраль 2020, 13:26

Илдә яман шешкә каршы вакцина ясый башламакчылар

Куркыныч чирләр азган заманда яшибез. Аларның кайберсеннән әлегә дәва булмаса, кайберләреннән вакцина ясап сакланып була. Хатын-кызларда яман шеш китереп чыгаручы папиллома вирусы, менингококк, ротавирус инфекциясе, су чәчәге (ветряная оспа) авыруларына каршы илебездә бушлай вакцина кадауны кертмәкчеләр.

Куркыныч чирләр азган заманда яшибез. Аларның кайберсеннән әлегә дәва булмаса, кайберләреннән вакцина ясап сакланып була. Хатын-кызларда яман шеш китереп чыгаручы папиллома вирусы, менингококк, ротавирус инфекциясе, су чәчәге (ветряная оспа) авыруларына каршы илебездә бушлай вакцина кадауны кертмәкчеләр.

Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Министрлык бу көннәрдә 2025 елга кадәр үткәреләчәк иммунопрофилактика чараларын раслый. Ул документны хөкүмәт каравына да тапшырганнар. Яңа план буенча, папиллома вирусы, менингококк, ротовирус инфекциясе, су чәчәгенә каршы вакциналар бушлай ясалачак. Ул авыруларга каршы вакциналар хәзер дә бар, тик алар, беренче чиратта, чир йоктыру куркынычы зур булган кешеләргә тәкъдим ителә. Авыру әниләрдән туган яки үзе ВИЧ-инфекция йөрткән, җитлекмичә дөньяга килгән балалар шундый категориягә керә.
Сау-сәламәт кеше ул вакциналарны ясатырга теләсә, акча түләргә тиеш. Якынча бәясенә килсәк, су чәчәгенә каршысы – 8 мең сум, ротавирус инфекциясенеке – 3100 сум, менингококк инфекциясенеке 4900 сум тора. Иң кыйммәте – папиллома вирусына каршы вакцина. Аны ясату 10 000 сумга төшә.
Әлеге вакциналарның илкүләм календарьга кайчан керәсен әле беркем дә төгәл белми. Исемлеккә кергән очракта Русиянең бөтен төбәкләрендәге дәүләт дәваханәләрендә алар бушлай ясалачак, дип яза "Ватаным Татарстан".
Белгечләр әйтүенчә, дәвалау оешмаларында акча түләп ясатыла торган вакциналар – чит илнеке, шуңа күрә бәяләре дә арзан түгел. Дүрт авыруга каршы ясалачак вакциналарны Русиядә җитештермәкчеләр. Илкүләм календарьга менә шулар кертеләчәк.
Менингококк, ротавирус, су чәчәге авырулары белән күбрәк балалар авырса, папиллома вирусы хатын-кызларның аналыгында яман шеш китереп чыгаруы белән куркыныч. Хәзер папиллома вирусына каршы ике төрле вакцина ясала. Икесе дә түләүле, бушлай ясала башласа, күпме хатын-кызларны авыр чирдән саклап калып булыр иде.
Фото: pediatriya.info сайтыннан
Читайте нас