Табиблар әлеге авыру йоктыруда шикле кызга төгәл диагноз куйган. Моның алдыннан ул эләккән дәваханә ябылган һәм дезинфекцияләнгән.
Башкаланың 21нче дәваханәсеннән коронавируска шикле кызны йогышлы авырулар учреждениесенә күчерәләр. Ә 21нче дәваханәне дезинфекцияләргә туры килгән. Ә кичә кызның төгәл диагнозы билгеле булган.
- Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, ул гадәти грипп белән авырый, — дип хәбәр итә Уфаның йогышлы авырулар клиник дәваханәсенең баш табибы Радик Галимов. — Без аны өенә озаттык инде.
Элегрәк Пекиннан кайткан уфалы тарихы бөтен илгә яңгырады, имеш, аны йогышлы авырулар дәваханәсендә караудан баш тартканнар. Шул ук вакытта дәваханәнең үзендә бу очрак турындагы хәбәрне кире кагалар, ә федераль каналларның берсе журналистлары бу пациентның барлыгына шикләнеп тә карадылар.
Ә вирус әле тынарга да уйламый, сак булыйк!