Сибайда сөяк җилеге донорлары регистрын киңәйтүгә юнәлтелгән өченче акция үтте.
Ике көн эчендә анда 56 кеше катнашырга теләк белдерде. Алдагы ике акциядә 126 кеше катнашкан иде.
“Адвита” фонды координаторы Ирина Семенова волонтерларга һәм Сибайда бу акцияне оештыручы Наталья Әхмәтҗановага, шәһәр хакимиятенә, донорларга рәхмәт белдерде, ярдәмнәренең мөһимлеген билгеләде.
Наталья Әхмәтҗанова шәһәрдә шәфкатьле кешеләр күп булуына сокланды. Кемнәрдер акциядә катнашырга теләсә дә, донор булырга яшьләре яисә сәламәтлеге рөхсәт итмәгән.
Әле республикада ике ел эчендә 1200 кеше донорлар регистрына кергән. Аларның алтыдан бер өлеше Сибайда яши. Моның бик яхшы күрсәткеч булуын билгели Наталья Әхмәтҗанова.
Бәлки, бу исемлектән берәрсе кемнеңдер гомерен саклап калыр. Димәк, бу акция юкка оештырылмый. Ә син мондый акциядә катнашыр идеңме?