фельдшер Лилия Мөхәммәтҗанова ил башкаласын калдырып, язмышын Благовар төбәге белән бәйләде
Благовар районында беренчел медицина ярдәме күрсәтү челтәре киңәя. Атап әйткәндә, үткән ел ахырында Әхмәт авылында модуль тибындагы фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Агымдагы елда исә берничә ФАПта ремонт үткәрү көтелә.
Ә менә Көнбатыш авылында фельдшер-акушерлык пунктының янә эшли башлавына ел ярым вакыт узды. 2018 елның сентябрендә “Авыл фельдшеры” программасы буенча бирегә Лилия Мөхәммәтҗанова эшкә килде. Шушы кыска гына вакыт эчендә фельдшер, авыл халкының һәм хезмәттәшләренең ихтирамын һәм ышанычын яулап, авылга җан өрде, дип ышанычлы әйтергә мөмкин.
Лилия Тимерхан кызы — тәҗрибәле медицина хезмәткәре. Озак вакытлар ул белгечлеге буенча Мәскәүдә эшләгән. Тумышы белән респуб-ликаның Бишбүләк районыннан. Туймазы медицина училищесын тәмамлаган, хезмәт юлын да биредә башлаган.
Лилия ханым әйтүенчә, мегаполиста эшләү ничек кенә ошамасын һәм озак еллар бергә эшләгән коллегалар ничек кенә кадерле булмасын, соңгы вакытта аны туган тарафлар үзенә тарта.
— Ә “Авыл фельдшеры” программасы турында ишеткәч, моны нәкъ менә хәзер эшләргә кирәк, дип уйладым, — дип сөйли Лилия Тимерхан кызы. — Ни өчен Благовар районын сайладыммы? Чөнки район дәваханәләренә шалтыраткач, миңа монда гына: “Килегез, ярдәм итәрбез”, — диделәр.
Языково үзәк район дәва-ханәсенең статистика кабинеты мөдире Ильза Вәлиева бе-лән бергә фельдшер таләп ителүче ФАПлар буенча йөр-дек, бергәләп торак эзләдек. Шулай итеп, мин Көнбатыш авылында урнаштым. Көнбатыш һәм Көнчыгыш авылларында яшәүче 400 кешегә хезмәт күрсәтәм.
Фельдшер сүзләренә караганда, ул эшеннән канәгать. Халык белән элемтә җайга салынган. Элегрәк психология белгечлеге буенча өстәмә белем алуы да аңа бик нык ярдәм иткән. Сизелеп тора: ул эштән курыкмый, моңа өстәп, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Әл-бәттә, медпунктның тиешле шартлар булмаган бинада урнашуы күңелне кыра. Әмма район дәваханәсе җитәкчелеге 2021 елда Көнбатышны модульле ФАП урнаштыру өчен тиешле программага кертү максатында документлар әзерли. Авыл халкы һәм фельдшер бу программага керә алырбыз, дип ышана.
— Көнбатыш һәм Көнчыгыш авылларында, башлыча, өлкән яшьтәге кешеләр, пенсионерлар яши. Бер яшькә кадәр булган сабыйлар — өчәү, 18 яшькә кадәрге балалар — 130 кеше. Пациентлар бигрәк тә кан басымына, буын авыруларына зарлана. Көзге-кышкы чорда, кагыйдә буларак, салкын тию, ОРЗ авырулары белән мөрәҗәгать итүләр саны арта, — ди Лилия Тимерхан кызы. — Әлбәттә, тиз һәм дөрес карар кабул итеп, чын мәгънәсендә, кешене үлем тырнагыннан коткарып калган чаклар да була. Әйтик, җәй көне анафилактик шоктан бер хатынга ашыгыч ярдәм күрсәтергә туры килде. Бер ирнең эпилепсия өянәгеннән егылып киткән очракны хәтерлим.
Төшке аштан соң фельдшер көн саен патронаж белән шөгыльләнә: авырулар янына бара, ФАПка килә алмаганнарга өйләрендә укол ясый. Атнага бер тапкыр Лилия Тимерхан кызы үзенең шәхси автомобилендә авыруларның анализларын Языково үзәк район дәваханәсе лабораториясенә илтә.
Авыл халкы үз эшен намус белән һәм белеп башкаручы фельдшерны чын күңелдән яраткан. Җәй көне ул Көнбатышта кечкенә генә йорт сатып алган, район хакимияте аңа янкорма төзү өчен төзелеш материаллары белән ярдәм иткән, ә ике авылның оста ир-егетләре шунда ук ремонт эшләрендә ярдәмгә алынган.
— Мондый ихласлык өчен барысына да рәхмәт әйтәсем килә. Район җитәкчелеге, хезмәттәшләрем һәм авыл халкы ягыннан мондый мөнәсәбәт алга таба да нәтиҗәле эшләү өчен этәргеч бирә, — ди фельдшер.
Айсылу Хәсәнова.