+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 февраль 2020, 12:06

Бавырны яшьтән саклагыз!

Бавыр авыртмый, чөнки анда моны сизә торган рецепторлар юк. Шуңа да бавыр чиренең соң чиккәчә азуын белми, алтынга тиң дәвалану вакытын кулдан ычкындыручылар да аз түгел.

Бавыр авыртмый, чөнки анда моны сизә торган рецепторлар юк. Шуңа да бавыр чиренең соң чиккәчә азуын белми, алтынга тиң дәвалану вакытын кулдан ычкындыручылар да аз түгел.

Шулай да бавыр чирләрен кайбер билгеләр буенча үзең дә белеп була. Бу орган зыян күргәндә, сару кайный, косасы килә, тел, тире саргая һәм башка билгеләр күзәтелергә мөмкин. Тик шунысы да бар: күп вакыт авыру билгеләре сизелә башлаганда соң була. Бавырны яшьтән сакларга кирәк. Моның өчен көнгә кимендә 2 литр сыеклык эчегез. Бу — чиста су, сут, минераль су булырга мөмкин.
Чамасын белеп, аз-азлап, гел бер вакытта ашагыз.
Көн саен ботка әзерләгез. Солы, карабодай, тарыда бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп.
Майлы итне мөмкин кадәр чикләгез. Тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ысланган ризык, колбасалар белән мавыкмагыз. Ризыкны парда пешерегез.
Алкоголь — бавырның төп дошманы икәнлеген онытмагыз!
Иртән һәм кич ярты сәгатьлек күнегүләр бавыр эшчәнлеген яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга зур зыян сала.
Гигиена таләпләрен үтәгез. Пычрак кул күп чирләр, шул исәптән А гепатитына китерә ала.
Фото: revmatolog.net сайтыннан
Читайте нас