+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 март 2020, 17:05

В.Путин: "Коронавирус буенча барысы да контрольдә тотыла..."

Русиядә коронавирус вәзгыяте контрольдә тотыла, дип белдерде Президент Владимир Путин.

Русиядә коронавирус вәзгыяте контрольдә тотыла, дип белдерде Президент Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия Хөкүмәте авыруның таралуына каршы көрәшү өчен барлык кирәкле чараларны күрә. Президент бу адымнарның барысы да нәтиҗәле булыр дип өметләнә.

Шул ук вакытта Путин ассызыклаганча, коронавирус аркасында дөнья икътисадында тискәре нәтиҗәләр күренә инде. Русия Президенты шулай ук барлык дәүләтләрнең дә хәзер үзара бәйле булуын әйтте, шуңа күрә коронавирус йогынтысы бөтен дөньяның икътисадына кагыла.

Шул ук вакытта, Путин белдергәнчә, дөнья икътисадындагы хәл начарайган очракта да Русия тотрыклылыкны саклап кала алачак. Президент билгеләп үткәнчә, Мәскәү кризис вакытында тотрыклылыкны тәэмин итү өчен җитәрлек тупланган резервларга ия.
Фото: https://ria.ru сайтыннан
Читайте нас