Кичә Мәскәү Экспоүзәгендә “Русия лидерлары-2020” бәйгесенең ярымфиналы – “Сәламәтлек саклау” белгечлеге буенча “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының флагман проекты ачылды.
Русия сәламәтлек саклау министры, бәйгенең “Сәламәтлек саклау” белгечлеге буенча остазы Михаил Мурашко, катнашучыларны сәламләп, тармактагы мәсьәләләрне хәл иткәндә яңа технологияләрне куллану мөһимлеген ассызыклады.
Кичекмәс балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни-тикшеренү институты президенты Леонид Рошаль сәламәтлек саклау өлкәсендә лидер-белгечләр, идарәчеләр җитмәвен билгеләде.
Бәйгенең җитәкчесе, “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерция карамагында булмаган оешманың генеральный директоры Алексей Комиссаров әйтүенчә, быел “Сәламәтлек саклау” белгечлегенә конкурска Русиянең төрле төбәкләреннән 9745 гариза бирелгән. Ярымфиналга 54 төбәктән 237 катнашучы чыккан. Аларның күпчелеге 26-34 яшьтә (87 кеше), тәҗрибәле, 41-50 яшьлек катнашучылар да байтак (73 кеше). Иң яшь катнашучы Милана Гаджимурадовага - 19 яшь. Чит илдән – Кыргызстаннан катнашучы да бар. Сергей Грошев – фәннәр кандидаты, фармацевтика өлкәсендә эшли.
Җиңүчеләр уникаль, билгеле остазлар белән эшли алачак.
Идел буе федераль округын 11 төбәктән 39 ярымфиналчы тәкъдим итә. Башкортстаннан 9 якташыбыз катнаша: Богдан Олейник (Республика кардиоүзәге), Динар Габдрахманов (“Ана һәм бала” клиник госпитале), Рөстәм Латыйпов (Учалы үзәк шәһәр дәваханәсе), Денис Җиһаншин (Уфаның 5нче шәһәр дәваханәсе), Артем Изосимов (БДМУ), Глеб Глебов (Дим районы дәваханәсе), Гөлнара Идрисова (Сәламәтлек мәктәбе, Уфа), Алексей Байдалин (Республика клиник перинаталь үзәге), Алексей Кобяков (Башкортстанның Гигиена һәм эпидемиология үзәге).