Бүген республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча оператив штабның чираттагы киңәшмәсен үткәрде.
Республиканың баш санитар табибы урынбасары Галина Пермина әйтүенчә, Башкортстанда гыйнвар аеннан эпидемиягә каршы чаралар комплексы оештырылган. Кытайдан кайтучы барлык кешеләр җентекле тикшерелә, авыру очраклары теркәлмәгән.
Мәскәүдә коронавирус инфекциясе белән авыручы ачыкланганан соң, имин булмаган эпидемия хәлле илләрдән кайтучыларга өстәмә тикшерү чаралары оештырылган. 14 көн дәвамында алар яшәгән урыннары буенча күзәтелә, хәвефле билгеләр килеп чыкканда, ашыгыч рәвештә госпитализацияләнә.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин табибларның коронавирус йокыруга юл куймау буенча укытылуын, дәвалау учреждениеләрендә дәресләр оештырылуын билгеләде. Барлык дәваханәләр кирәкле җиһазлар, медикаментлар, саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Оператив штаб киңәшмәсендә саклану битлекләренең 100 меңлек запасын блудыру турында карар ителде. Шул ук вакытта даруханә челтәрләре бернинди ажиотажсыз медицина битлекләрен һәм эпидемиягә каршы чараларны сатуны дәвам итә. Андрей Назаров билгеләвенчә, спекуляциягә һәм битлекләрнең кыйммәтләнүенә юл куелмаска тиеш. Ул дөнья тенденцияләрен искә алып, коронавирус белән бәйле хәлнең тиз генә тәмамланмаячагын, вакыйгаларның теләсә нинди борылыш алуына, икътисадта кризиска каршы чаралар кабул итәргә әзер булырга тиешлегебезне ассызыклады.