+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 март 2020, 12:05

Башкортстан табиблары – финалда!

“Сәламәтлек саклау” белгечлеге буенча “Русия лидерлары-2020” бәйгесенең финалчылары билгеле булды.

“Сәламәтлек саклау” белгечлеге буенча “Русия лидерлары-2020” бәйгесенең финалчылары билгеле булды.

Барлыгы 100 катнашучы финалга чыкты. Идел буе федераль округыннан - 13 белгеч.
“Сәламәтлек саклау” белгечлеге буенча Русиянең 54 төбәгеннән 237 кеше катнашты. 1, 2 мартта бәяләү чаралары үтте. 3 мартта үсеш көне оештырылды. Катнашучылар Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән очрашты. Соңыннан “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча стратегик сессия оештырылды. Катнашучылар белән дәрәҗәле остазлар тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты.
Идел буе федераль округын финалда 9 төбәктән 13 катнашучы тәкъдим итә. Аларның дүртесе Башкортстаннан: Динар Габдрахманов (Республика перинаталь үзәге), Гөлнара Идрисова (Сәламәтлек мәктәбе, Уфа), Артем Изосимов (БДМУ), Богдан Олейник (Республика кардиоүзәге). Сәләтле якташларыбызга уңыш юлдаш булсын!
Читайте нас