“Бәләбәй бала тудыру йортында озакка сузылган ремонттан соң ул бүген беренче булып туды. Бәләбәйдә бала тудыру йорты, сыйфатсыз ремонттан соң озакка сузылган судлар башлангач, 2015 елдан бирле эшләмәде. Зур шәһәрдә күп булган бала тудыручы хатын-кызлар өчен бу мыскыл итүгә тиң иде. Үткән язда без мәсьәләне хәл итү юлын табуга ирештек, башкача мондый хәлгә кемдер юл куярга кыймасын да”, – дип яза республика Башлыгы.
Бәләбәй бала тудыру йортындагы ремонт республика бюджетыннан 200 миллион сум бүленгәннән соң тергезелде. Ул вакытта Радий Хәбиров төбәк Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы статусында иде, ул урындагы хатын-кызларга бик кирәк булган медучреждение ремонтын оператив тәмамларга кушты.
Социаль челтәрдә кешеләр бу бала тудыру йортында беренче булып туган баланың әнисенә улын Радий дип исемләргә тәкъдим итә.