Русиядә коронавирус йоктыруның алты яңа очрагы теркәлгән.
Бу хакта ТАСС Русия Хөкүмәте каршындагы оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. Авырган биш кеше Мәскәүдә, берсе — Түбән Новгородта. Барлык авыручылар Италиядә булганнар. Барлык пациентларның хәле канәгатьләнерлек, аларда авыру җиңел формада уза.
Элегрәк Русиядә коронавирусның дүрт очрагы ачыкланган иде. Уфада коронавирус таралуга юл куймау максатында оператив штаб утырышында 100 мең данә саклагыч битлек запасын булдыру турында карар кабул ителде.
Башкортстан буенча баш санитар табибы урынбасары Галина Пермина Башкортстанда гыйнвардан эпидемиягә каршы чаралар комплексы оештырылуын хәбәр итте. Республикага Кытайдан килгән барлык кешеләр тикшерү узды, COVID-19 авыруы очрагы беркемдә дә табылмады.
«Без медикларны коронавирус йоктыруга каршы торырга өйрәтәбез, дәвалау оешмаларында өйрәнүләр уздырабыз, – диде республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. – Барлык дәваханәләр дә кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, кирәкле медикаментлар запасы һәм саклану чаралары белән тәэмин ителгән».
Мәскәүдә, Башкортстанда, коронавирус белән авырып китү сәбәпле, эпидемия уңаеннан, чит илләрдән килгән барлык кешеләрнең сәламәтлеге торышына өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Ике атна дәвамында алар барысы да яшәү урыны буенча күзәтелә, ә куркыныч симптомнар ачыкланган очракта, ашыгыч госпитализация үткәрелә.