+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 март 2020, 09:25

Сару кайнаудан ничек котылырга?

Сару кайнауны халык медицинасы чаралары белән дәвалыйлар. Андый вакытта сөт, активлаштырылган күмер, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка төнәтмәләре эчү файдалы.

Сару кайнауны халык медицинасы чаралары белән дәвалыйлар. Андый вакытта сөт, активлаштырылган күмер, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка төнәтмәләре эчү файдалы.

Күпләр сару кайнаганда сода эремәсе эчә. Болай эшләмәү хәерле, чөнки натрий канга сеңә. Ул чамадан артып киткәндә, кан тамырлары зәгыйфьләнә. Бу инфаркт белән тәмамланырга мөмкин. Моннан тыш, натрий организмда сыеклыкны тоткарлый, шешенүгә китерә.
Сару кайнап интектергән кешеләргә алма, банан, бәрәңге (кыздырылган түгел), брокколи, кишер, кузаклылар, майсыз сыер һәм тавык ите, чиле-пешле йомырка яисә тәбә, балык, майсыз сыр, каймак, эремчек, дөге, солы боткасы ашарга киңәш итәләр. Ипине искертеп ашарга кирәк. Чәй, сөтле какао, газсыз су, алма суты эчәргә мөмкин.
Нәрсә ашамаска? Томат, торма, редис, цитруслы җимешләр, кузгалак, башлы суган, туңдырма, сыр, соуслы макарон, кондитер эшләнмәләре, шоколад, бөтнек, майлы, ысланган, тәмләткечле ризыклар. Шулай ук сөтле коктейль, каһвә, цитруслар һәм мүк җиләге суты, газлы эчемлекләр, коры шәраб, сыра эчәргә рөхсәт ителми.
Читайте нас