Башкаланың перинаталь үзәгендә бала тапканда, каны зарарланып, үлем хәленә җиткән Айгөлне махсус бортта Мәскәүгә алып киткәннәр иде.Ике көн элек аңа Мәскәүдә Акушерлык, гинекология һәм перинаталь милли медицина үзәгендә операция ясаганнар. Туганнары хәбәр иткәнчә, ул комадан чыгарылган һәм үпкәләргә махсус вентиляция аппаратыннан өзелгән.- Әлегә аның белән барысы да әйбәт. Ял көннәрендә аның янына Үзәк җитәкчесе Роман Шмаков килеп китте, барысы да яхшы булыр, дип вәгъдә итте, - дип сөйләде ире Борис.Хәзерге вакытта табиблар инфекциянең таралу учагын билгеләргә омтыла. Республика перинаталь үзәгендә аңа сепсис булган иде. 29 февральдән Айгөлне Мәскәү клиникасына алып бару мәсьәләсе хәл ителде. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы очу өчен түләүне үз өстенә алды, чөнки махсус борт дәүләт гарантияләре программасына керми.Хәзер Айгөл Мәскәүдә. Медиклар сүзләренә караганда, дәвалау бер айдан ярты елга кадәр һәм аннан да күбрәк вакыт барырга мөмкин.