Кешелек тарихында икенче авыру ВИЧтан терелгән.
Адам Кастильехо 2003 елдан бирле ВИЧ-инфекциядән җәфа чигә. Бу вакыт эчендә аңа көчле препаратлар ярдәм иткән. Өстәвенә, 2012 елда пациентта Ходжкинның яман шеш лимфомы да диагнозланган. Озак дәваланганнан соң, Адамга ясалган донор сөяк миен күчереп утырту нәтиҗәсендә яман шеш җиңелә, ә аның белән бергә ВИЧ-инфекция дә китә. Шул рәвешле, Адам ВИЧтан тулысынча дәваланган икенче «Лондон пациенты» булды. Табиблар аны 30 ай дәвамында күзәткән, шуннан соң кан зарарлануы бүтән табылмаган.
Беренче шундый очрак 2007 елда Германиядә булган. "Берлин пациентына" шулай ук төп күзәнәкләрне күчереп утыртканнар, нәтиҗәдә иммунодефицит вирусы чигенгән.
Хәзер галимнәргә ВИЧ авыруларын һәм аларны дәвалау ысулларын тикшерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды.
Элегрәк Башкортстанда ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны кискен артты, дип хәбәр ителгән иде.