Голливуд йолдызы Том Хэнкс һәм аның хатыны коронавирус йоктырганнар.
Алар вирусны Австралиядә йоктырган.
Социаль челтәрдә актер сәяхәт вакытында икесе дә хәлсезлек сизүен, ә хатынының температурасы күтәрелүен яза.
Шуннан алар коронавируска анализ тапшыра, нәтиҗәсе уңай булып чыга.
Бу көннәрдә баскетбол йолдызы Руди Гоберның да вирус йоктыруы билгеле булды. Димәк, вирус кемнең кемлегенә карап тормый. Шуның өчен һәммәбезгә үзенең сәламәтлегенә игътибарлы булуы, гигиена таләпләрен катгый үтәве таләп ителә.