Кисәтелгән – димәк, коралланган, диләр. Без коронавирус инфекциясе хакында кисәтелгән. Ләкин коралланганмы соң? Әгәр дә республикада хәл кискенләшсә? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә белгечләр төбәктә әзерлекнең яхшы булуын билгеләде.
Авыру таралган очракта, Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсеннән тыш, 18нче, 8нче шәһәр дәваханәләренең терапия, пульмонология бүлекләре дә вирус катлаулылыклары килеп чыкан пациентларны кабул итәчәк. Һәркемгә кирәкле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булдырылган.
Эпидемия була калса, план буенча медицина ярдәме вакытлыча туктатылып торып, игътибар кичекмәс ярдәмгә юнәлтеләчәк.
Коронавирус – үпкәләргә зарар китерә торган авыру. Бездә үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары җитәрлекме? Белгечләр ышандыруынча, җитәрлек. Барлыгы 1031 аппарат бар. Дәваханәләр барлык кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Вируска каршы дарулар да, пневмониядән антибиотиклар да җитәрлек.
Эпидемия таралмасын өчен, иң беренче чиратта, авыруга шик булган кешене башкалар белән аралашудан араларга кирәк. Бу максаттан республикада “Родник здоровья” дәваханәсендә обсерватор булдырылган. Әле ул резервта.