+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 март 2020, 14:40

Коронавирус. Куркыргамы, курыкмаскамы?..

Пандемия кайчан тәмамланачак? Вирус таралуын туктатырга мөмкинме? Ничек чирләмәскә? Авыру билгеләре күзәтелсә, нишләргә?

Пандемия кайчан тәмамланачак? Вирус таралуын туктатырга мөмкинме? Ничек чирләмәскә? Авыру билгеләре күзәтелсә, нишләргә?
РИА Новости хәбәр итүенчә, табиб-терапевт, медицина фәннәре кандидаты Антон Радионов инфекциянең Русиядә инде булуын һәм ул хәбәр ителгәннән дә күбрәк булырга мөмкинлеген билгели. Коронавирус – ОРВИның бер төре. Ул вируслы пневмония кебек, катлаулылык китереп чыгарырга мөмкин. Табиб билгеләвенчә, аны кисәтү чараларын һәммәбез белә – кеше күп урыннарда булмаска тырышырга, авыру билгеләре күзәтелгән кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә, авырган очракта башкаларга йоктырмаска тырышырга. Кулларны еш юарга, биткә-күзгә тимәскә.
Коронавирус тын юлларын зарарлый, шуңа аның төп билгесе – ютәл һәм, әлбәттә, интоксикация, калтырану, хәлсезлек. Әгәр бу билгеләр ныклы түгел һәм түзәрлек икән, өйдә ятыгыз, кешеләргә ютәлләмәскә тырышыгыз. Кинәт хәл авырлашканда, тын җитешми башлаганда, сулыш алу авырлашканда медицина ярдәменә кичекмәтән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб ышандыруынча, күпләребез коронавирусны җиңел формада үткәрәчәк һәм аның бу вирус булуын аңламаячак та.
Бер эпидемия дә туктамый кала алмый. Аны тизрәк туктатуның юлы – вируска карата иммунитет булдыру яисә вакциналану. Ләкин бу вирус яңа, шуңа вакцина әлегә юк. Иммунитетны бу авыруны кичереп кенә булдырып була. Авыру кеше белән бәйләнештә булып, пассив иммунитет булдырырга да мөмкин.
Паниканың төп сәбәбе – билгесезлек. Паникага бирелергә кирәкми. Вирустан саклану чараларын үтәргә, авырган очракта гадәти грипптан дәваланган кебек чаралар күрергә, өйдә ятарга, хәл кискенләшүе сизелсә, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Фото: pixabay.com
Читайте нас