Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вирус инфекциясенең таралуын киметү чаралары турында боерыкка кул куйды. Чараларның берсе — катнашучылар саны 1000нән артык булган мәдәни, спорт, эшлекле чараларны вакытлыча кичектереп тору. Бу хакта ул Хөкүмәттәге бүгенге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Әлеге карар 20 апрельгә кадәр гамәлдә булачак. Әмма, республика Башлыгы ассызыклаганча, хакимият хәлләр торышы яхшыруга, яки начарлануга бәйле рәвештә вәзгыятькә карап эш итәчәк. Сроклар күчерелергә мөмкин.
— Безнең өчен бик мөһим бурыч — идарә командасының көйле эше һәм җәмгыятьнең тыныч булуы. Коронавирусның таралуы турында дөрес һәм оператив рәвештә хәбәр итәчәкмен, дип катгый вәгъдә итәм. Миңа калса, бу бик мөһим. Шуңа күрә, расланган фактларны алган саен, без, һичшиксез, кешеләргә мәгълүматны җиткерәчәкбез,— дип ассызыклады республика Башлыгы.
Республика халкына вирус таралу теркәлгән төбәкләргә һәм чит илләргә сәфәрләрдән тыелып торырга, шулай ук кеше күп йөри торган урыннарда булмаска киңәш ителә.