Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус буенча чираттагы брифингны уздырды. Анда халыкны борчыган "Инцидент менеджмент" аша теркәлгән сорауларга җавап бирделәр.
Саннарга килгәндә, республика стационарларында инфекциягә шикле 38 кеше исәптә тора, шуларның 6сы — балалар. Әмма расланган очраклар юк.
Халыкны иң нык борчыган сорау — битлекләр. Максим Забелин сүзләренә караганда, даруханәләрдә чынлап та битлекләр юк. Әмма ул, сишәмбе-чәршәмбе төбәкнең дәүләт даруханәләренә 20 мең битлек киләчәк, дип вәгъдә итте. Ведомство башлыгы сүзләренә карагада, бер тапкыр файдаланылучы битлекләр шулай ук стериль түгел һәм аларны эссе суда юып, үтүкләп, яңадан кияргә була.
Видеоязманың тулы вариантын
YouTube сайтында карый аласыз.
Чираттагы брифинг 17 мартта сәгать иртәнге 9да булачак. Анда шулай ук коронавирус белән бәйле соңгы яңалыклар хәбәр ителәчәк һәм сорауларга җавап биреләчәк.