Русия Хөкүмәте коронавирус пандемиясенә каршы план эшләде.
Анда коронавирус пандемиясе шартларында ил халкына һәм икътисадына ярдәм чаралары санап үтелгән. Бу атна башында кабул ителәчәк документ проекты белән "Ведомости" танышкан.
Әлеге планда кризиска каршы 300 миллиард сумлык фонд булдыру каралган. Бу сумма федераль бюджет чыгымнарын оптимальләштерү хисабына да тупланачак.
Фондтан финансланачак чаралар арасында түбәндәгеләр беренчел итеп карала: карантиндагы гражданнарның керемнәрен компенсацияләү – больничный көннәре өчен түләү; эшсезләргә түләүләр; коронавирус инфекциясен ачыклау буенча тест системалары җитештерү өчен материаллар сатып алу; барыннан да элек туроператорлар һәм авиаташучыларның югалтуларын компенсацияләү; кече һәм урта бизнес компанияләре өчен салымнар түләүне кичектерү һ.б.
Фото: pixabay.com