Әгәр дә республикада коронавирус буенча хәл кискенләшсә? “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә белгечләр төбәктә бу очракта төгәл планның әзер булуын билгеләде.Авыру таралган очракта, Уфаның 4нче йогышлы авырулар дәваханәсеннән тыш, 18нче, 8нче шәһәр дәваханәләренең терапия, пульмонология бүлекләре дә вирус катлаулылыклары килеп чыкан пациентларны кабул итәчәк. Һәркемгә кирәкле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге булдырылган. Эпидемия була калса, план буенча медицина ярдәме вакытлыча туктатылып торып, игътибар кичекмәс ярдәмгә юнәлтеләчәк. Коронавирус – үпкәләргә зарар китерә торган авыру. Бездә үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары җитәрлекме? Белгечләр ышандыруынча, җитәрлек. Барлыгы 1031 аппарат бар. Дәваханәләр барлык кирәкле медикаментлар белән тәэмин ителгән. Вируска каршы дарулар да, пневмониядән антибиотиклар да җитәрлек.Фейкларга ышанмагыз!Социаль челтәрләрдә коронавирус хакында төрле хәбәрләр йөри. Имеш, бер мәктәп укучысында коронавирус табылган, кемдер республикада бу авырудан үлгән икән... Сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәгълүматларны инкарь итә. Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирус белән бәйле ялган мәгълүмат таратучы һәркемгә җәза биреләчәге хакында белдерде һәм паника таратмаска кушты. – Фейклар таратучы аңсыз кешеләрне эзәрлекләячәкбез. Безнең әле мародерларны һәм паникерларны атучы 41нче ел түгел, ләкин хәл шундый. Безгә тыныч эшләргә кирәк, – диде Радий Хәбиров.Фото: pixabay.com