+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2020, 11:30

Чит илдән кайткач, нишләргә, вируска кайда тикшерелергә?

Чит илдән, аеруча коронавирус буенча имин булмаган илдән кайткан һәркем өендә изоляцияләнергә һәм коронавирус инфекциясенә тикшерү үтәргә тиеш. Моның өчен табибны өйгә чакырырга кирәк. Карантин вакытында больничный бирелә. 14 көн өйдән чыкмау, өйдәгеләр белән бәйләнешкә кермәү, мөмкинлек булса аерым бүлмәдә яшәү мотлак.

Авыру билгеләре күзәтелсә, дәваханәгә бармаска, табибны өйгә чакырырга. Медиклар билгеле алгоритм буенча эш итә: саклаучы костюм кия, дезинфекция чаралары куллана.
Пациентның өйдә аерым бүлмәдә яшәү мөмкинлеге булмаса, Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Төбәктә берничә обсерватор булдырылган.
Уфада яшәүче һәркем организмында коронавирус инфекциясе булу-булмавын тикшерә ала. Моның өчен табибтан талон алырга кирәк. Республикада хәвефле инфекцияләрне тикшерү буенча бер генә лаборатория эшли. Тикшерү 4-8 сәгать вакытны ала.
Вируска тикшерү Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә бушлай үткәрелә. Коронавирус инфекциясе белән бәйле барлык сорауларны “кайнар элемтә” номеры буенча биреп була: 8 (347) 286 58 27.
Фото: pixabay.com
Читайте нас