Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, коронавирус – дөньяның сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынау. Һава-тамчы һәм контакт-көнкүреш юлы белән йогучы авыруның төгәл чикләре юк. Кытайда хәтта аерым бер шәһәрне изоляцияләп тә инфекция таралуын кисәтә алмадылар.Яңа коронавирус инфекциясе катлаулылыклары белән хәвефле. Аеруча өлкән яшьтәге һәм иммунитеты какшаган кешеләр, хроник авырулары булганнар инфекцияне авыр үткәрә. Ул авыр, катлаулылыклар белән үтүче грипп кебек, үпкә-бронх системасын зарарлый. Авыру билгеләре нинди?Авыруның беренче билгеләре – югары тән температурасы, өшү-калтырау, баш авырту, хәлсезлек, борын тыгылу, ютәл, сулыш алу авырлашу, мускуллар авырту, конъюнктивит. Кайбер очракларда укшу, эч китү күзәтелергә мөмкин.Катлаулылыкның иң еш очрагы – вируслы пневмония. Ул вакытта кешенең хәле бик тиз начарлана, 24 сәгать эчендә үзаллы сулыш алу мөмкин булмавы ихтимал.Авыруны тизрәк дәвалый башлау хәерле.Фото: pixabay.com