+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2020, 11:25

Медицина битлеген каян алырга?

Киләсе атнада Уфа даруханәләренә битлекләр кайтачак, дип белдерде белгечләр “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. “Башфармация” даруханәләр челтәре бу атнада 20 мең данә медицина битлеге белән тулыланачак. Киләсе атнага тагын шулкадәр битлек кайтачак.

Киләсе атнада Уфа даруханәләренә битлекләр кайтачак, дип белдерде белгечләр “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә. “Башфармация” даруханәләр челтәре бу атнада 20 мең данә медицина битлеге белән тулыланачак. Киләсе атнага тагын шулкадәр битлек кайтачак.– Даруханәдән алган медицина битлеген 1-1,5 сәгать кенә кулланып була. Бер кешегә көненә күп битлек кирәк. Шуңа һәркем элек үзебез эшләгән сигез кат марлядан ясалган битлекләрне исенә төшерсен иде, – диде “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” баш табибы Анна Казак. – Аларны дезинфекцияләп тә була, һәркемнең шәхси битлеге генә була.Аны кем кияргә тиеш?Медицина битлеген кем кияргә тиеш – авырумы әллә чир йоктырырга курыккан кешеме? Белгечләр билгеләвенчә, авырган кешенең битлек киюе – этикет кагыйдәсе кебек. Һәркайсыбыз тирә-яктагыларга игътибарлы булырга тиеш. Ә авыруны кисәтү өчен эпидемия чорында битлек кию һәркем өчен яхшы.Фото: pixabay.com
Читайте нас