+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 март 2020, 07:30

Республикада коронавирус инфекциясе очрагы әле юк

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен кисәтү һәм төбәктәге хәл буенча брифинг үтте.

Бүген Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус инфекциясен кисәтү һәм төбәктәге хәл буенча брифинг үтте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, бүгенге көндә республикада 41 кеше (шул исәптән 6 бала) күзәтү астында. Алардан кирәкле анализлар алына, тикшерүләр үткәрелә, тиешле дәвалау ясала.
“Кайнар элемтә” номерына соңгы тәүлектә 304 шалтырату булган, аларның күбесе анализлар буенча кая мөрәҗәгать итү, гамәлләр алгоритмы турында.
Максим Забелин инфекцияне кисәтү ысуллары турында да искә төшерде: кеше күп булган урыннарда булмаска тырышырга, вируслы авыру билгеләре күзәтелгән кешеләр белән бәйләнешкә кермәскә, кулларны еш сабын белән юарга, гаджетларны, эш урыннарындагы техниканы дезинфекцияләп торырга, кул биреп күрешүдән, кочаклашулардан тыелып торырга, гигиена кирәк-яраклары шәхси булырга тиеш.
8 347 279 91 20 – күп каналлы телефон линиясе, анда һәркем коронавирус белән бәйле хәл буенча сорау бирә ала.
Шулай ук борчыган сорауларны федераль номер буенча да биреп була: 8 800 2000 112.
Башкортстан Башлыгы хакимияте хезмәткәре Гөлназ Кәлимуллина инцидент-менеджмент системасы буенча 14-17 мартта (иртәнге 8 сәгатькә) коронавирус инфекциясенә бәйле 135 шикаять килүен әйтте. 16 март белән чагыштырганда, бу тугызга артык. Иң еш бирелгән сораулар спорт чараларына бәйле.
Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов коронавирус инфекциясенә бәйле хәл белән кайбер чараларның кичектереп торылачагын әйтте. Планга кертелгән 7 зур чараның икесе үткәрелгән, икесе кичектерелгән. Халыкара чаралар турында кабул ителгән караларны министрлыкның сайтында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр итәчәкләр.
Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының “кайнар элемтә” телефоны: 8 347 218 03 02.
Максим Забелин имин булмаган илләрдән кайтучы һәркемнең (шул исәптән спортчыларның да) 14 көн күзәтү астында булырга тиешлеген ассызыклады. Бу кешеләр 14 көн дәвамында өйләрендә генә булырга, авыру билгеләре сизелгән очракта, медицина оешмасына шалтыратып, табибны өйгә чакырырга тиеш.
Яңа коронавирус инфекциясе билгеләре барыбыз да белгән ОРВИ һәм грипп билгеләренә охшаш.
Кешеләр арасында күп ялган хәбәрләр йөри. Кырмыскалы районында коронавирус инфекциясеннән үлгән хатын-кыз турындагы хәбәрнең дөреслеккә туры килмәвен ассызыклады белгечләр.
Әле Башкортстанда коронавирус инфекциясе очраклары ачыкланмаган.
Бу хәл белән бәйле барлык дөрес мәгълүматны “Роспотребнадзор” идарәсе, Русиянең һәм Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыклары сайтыннан карарга була.
Тиздән Стопкоронавирус.рф сайты эшли башларга тиеш.
Республикада коронавирус белән бәйле хәл буенча мондый брифинглар көненә ике тапкыр үткәреләчәк. Иртәнге 9 һәм 20 сәгатьтә.

Фото: news.myseldon.com
Читайте нас