+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 март 2020, 12:18

Бөерләрне нәрсә эштән чыгара?

Республикада яшәүче һәр өченче кешедә хроник бөер авырулары кичерү хәвефе бар. Бу хакта табиблар белдерә. Ә бу авыру гадәттә инвалидлыкка китерә, кеше гемодиализ процедурасыннан башка яши алмый башлый. Тора-бара бөер күчереп утырту гына аны коткара ала.

Бөтен дөньяда 500 миллионнан артык кеше, яки Җир шарындагы һәр унынчы кеше, еш кына инвалидлыкка китерә торган бөерләрнең төрле авыруларыннан җәфалана. Ел саен миллионлаган кеше бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән бәйле инфарктлардан һәм инсультлардан вафат була.
Нидән бөерләр эштән чыга соң? Беренчедән - суны аз эчүдән. Бөерләрнең төп вазыйфасы - организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгару. Әгәр дә кеше суны тиешле күләмнән аз эчсә, бөерләрдә кан йөреше начарлана, нәтиҗәдә анда ташлар барлыкка килергә мөмкин.
Озак вакыт бәвелдән котылмый тыелып тору бөерләргә зур зыян китерә.
Тозны, алкогольне күп куллану бөерләрне эштән чыгаруын онытмагыз. Кофеинлы продуктларны да өнәми әлеге орган.
Бөер авыруының катлаулы төрләре тормыш сыйфатының кискен начарлануына китерә. Күпләр гемодиализ (бөер чистарту) алымын кулланырга мәҗбүр була.
Сәламәтлегебезне яшьтән саклыйк, дуслар!
tv2.today сайтыннан
Читайте нас