Бүген 12 сәгатьтән Уфа хакимиятендә коронавирус инфекциясе таралу шартларында тәүлек әйләнәсенә консультатив ярдәм күрсәтү буенча колл-үзәк эшли башлады.
Хакимият белгечләре халыкка туклану продуктлары һәм беренче кирәк-ярак әйберләре белән тәэмин итү, укыту процессын оештыру буенча консультация бирә. Шулай ук анда чит илгә чыгарга уйлаган, чит илдән килергә уйлаган гражданнарга да консультация алу мөмкинлеге бар.
Үзәкнең бердәм номеры: 8-800-250-56-04.
Исегезгә төшерәбез: бүгеннән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча югары әзерлек режимы кертте.
Коронавирус инфекциясен кисәтү буенча сораулар белән “Роспотребнадзор”ның бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефоны: 8-800-555-49-43. Ул тәүлек әйләнәсенә эшли.
Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының “кайнар элемтә” номерлары: 8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20.
Фото: kakprosto.ru