Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясе коронавирус проблемалары буенча онлайн-лекторий эшләтә башлый.
Өлкән яшьтәгеләр өчен беренче семинар 19 мартта 12 сәгатьтә үтәчәк.
Лекторийны ачуда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, билгеле офтальмолог Эрнст Мулдашев, медицина фәннәре докторы, БДМУның поликлиника терапиясе кафедрасы профессоры Антонина Крюкова чыгыш ясаячак.
Аудиоконференция режимында Русия табибы, Дәүләт медицина палатасы президенты, “Дөньяның балалар докторы” Леонид Рошаль да кушылачак.
Лекторий атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе үтәчәк. Якындагы ике айга актуаль темалар булып коронавирусны кисәтү һәм бакчачылык сайланган. Беренче лекциягә 186 тыңлаучы язылган.