+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 март 2020, 13:31

Коронавируска бирешмәс өчен ничек тукланырга?

Азырзаман җитә, бөтен халык бункерларга төшәргә җыена, дип уйларсың: кибетләрдә кайберәүләр капчык-капчык ярма, шикәр һәм башка азык-төлек ала. Болай кылану һич ярый торган эш түгел. Паниканың яхшыга китермәве билгеле бит. Ашау мәсьәләсенә кагылгач, шуны белү кирәк: кайбер ризыклар организмның авыруларга каршы тору сәләтен арттыра икән. Шул исәптән коронавирустан да курчалап калырга мөмкин.

Испаниянең Туклану һәм диетология академиясе белгечләре аңлатканча, организмның инфекциядән саклану, шулай ук чирдән соң сафка кайту сәләте туклануга нык бәйле. Шуңа күрә, белгечләр фикеренчә, организмны микроорганизмнардан саклау өчен дөрес тукланырга кирәк.

Табиблар сүзләренә караганда, бигрәк тә инфекция котырган чорда җиләк-җимеш, яшелчә (пребиотиклар чыганагы), вакланмаган ярмадан пешерелгән ботка, симез булмаган ит, балык, йомырка, сөт ризыклары (пробиотиклар чыганагы) өстәлдән өзелмәскә тиеш.

Балык, чикләвек һәм зәйтүн маена (май кислоталары – омега3 күп микъдарда тупланган) аерым игътибар бирү шарт. Белгечләр әйтүенчә, бу ризыклар ялкынсынуга каршы көрәшү үзенчәлегенә ия. Димәк, иммунитетны ныгыта, дигән сүз. Шулай ук туйганчы йоклау, физик активлык кирәк, ә менә аракы эчү, тәмәке тарту кебек яман гадәтләрдән котылу организмның чиргә бирешмәвен тагын да арттыруга ярдәм итә.
gorodfinansov.ru сайтыннан
Читайте нас