Бер бәндә кешеләргә күрәләтә коронавирус йоктырып йөргән.
Гамагори шәһәрендә яшәгән 57 яшьлек япон соңгы көннәрдә дәваханәдә була.
Аның коронавирусын март башында диагностикалаганнар. Пациентны дәваханәгә икенче көнне генә сала алалар, шуңа күрә табиблар аңа өенә кайтырга һәм чыкмаска киңәш итә. Моның урынына исә ир ике барда булган, алдан ук үз туганнарына барган, "кешеләргә вирус таратып йөрим", дип әйткән.
Менә шундый юньсез кеше үзе үләр алдыннан берничә кешегә үлемечле чир йоктырып киткән...