+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 март 2020, 11:25

Сатуга күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре чыга

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре әзерләү оештырылды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре әзерләү оештырылды.

“Башфармация” һәм “Агыйдел” Башкортстан художество промыселлары дәүләт унитар предприятиеләре башта көненә 1500 битлек эшләп чыгарачак, соңыннан продукция күләме арттырылачак. Марлядан ясалган битлекләр бүген үк “Башфармация” даруханәләрендә булачак.

Күп тапкыр кулланыла торган битлекне дүрт катлы тукымадан тегәләр, аны җитештерүдә җилем һәм латекс кулланмыйлар. Куллану вакыты ике сәгатьтән артмаска тиеш. Соңыннан аны алыштырырга кирәк. Кулланылган битлекне җылы суда сабын белән юу, кайнар үтүк белән үтүкләү мотлак. Шулай бер битлекне күп тапкыр кулланып булачак.

“Башфармация” бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кайтаруны да дәвам итә. Кичә сатуга 50 мең битлек чыкты. Киләсе атнада 700 мең данәлек зур партия кайтуы көтелә.

Фото: fb.ru
Читайте нас