Медицина хезмәткәре – иң соклангыч һәм шәфкатьле һөнәрләрнең берсе. Озак еллар бу җаваплы һәм җиңел булмаган һөнәргә тугры калып, хезмәтен зур осталык белән башкарган, матур уңышларга ирешә алганнар аеруча игътибарга лаек.
Розалия Зәйнетдинова Сибайда гади эшчеләр гаиләсендә туа, мәктәптән соң шәһәрнең медицина училищесын тәмамлый. Бер ел социаль приютта эшләгәннән соң, соңгы унсигез елда стоматология поликлиникасында хезмәт сала. Соңгы ике елда ул табибә Клара Әминева белән өлкәннәрне кабул итә. Балаларны кабул итүче табиблар белән дә күп эшләгән.
Розалия Гали кызы үз һөнәрен чын күңелдән ярата, башка эшкә күчү турында уйлаганы да юк. Хезмәт урынын икенче өенә тиңли ул, хезмәттәшләрен дә бик якын күрә. Аны да барысы да биредә ихтирам итә.
Розалия Зәйнетдинова әйтүенчә, стоматология креслосы янында эшләүчеләр сабыр һәм пациентларга ихтирамлы, игътибарлы булырга тиеш.
Язмабыз герое үзен бик бәхетле дип саный. Аның яраткан эше, гаиләсе бар. Ире Фәнис тә, 14 яшьлек кызы Карина да аның өчен өзелеп торалар.
Фото: "Сибайский рабочий" гәзитеннән.