+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 март 2020, 09:10

Стоматологка – мәктәптән чыкмыйча!

Бала тәрбияләүчеләр белә: аларны теш табибына алып бару - зур проблема. Хәер, табибка эләгү дә җиңел түгел. Ата-аналар өчен сөенечле хәбәр бар: хәлләр яхшы якка үзгәрәчәк!

Бала тәрбияләүчеләр белә: аларны теш табибына алып бару - зур проблема. Хәер, табибка эләгү дә җиңел түгел. Ата-аналар өчен сөенечле хәбәр бар: хәлләр яхшы якка үзгәрәчәк!

Мәктәпләрдә стоматология кабинетлары ачыла. Мәсәлән, Баймакның 4нче лицее укучылары хәзер тешләрен уку йортыннан чыкмый гына дәвалый ала. “Взлетай!” республика мәгариф проекты кысаларында лицейда стоматология кабинеты ачылды.

Барлык кирәкле заманча җиһазлары булган кабинетта квалификацияле белгечләр профилактик кабул итүләр дә оештыра, кариесның барлык төрләрен дәвалый да.

Табиб консультациясен лицей укучылары гына түгел, шәһәрнең башка мәктәпләрендә укучы балалар да алырга мөмкин. Бу вакыйга укычылар өчен дә, аларның ата-аналары тарафыннан да зур шатлык буларак кабул ителде.


Фото: "Баймакский вестник" гәзитеннән.
Читайте нас