Табиблар бу уңайдан берничә киңәш бирә.
Тәлинкәгездә көн саен пешкән һәм пешмәгән яшелчә-җмиешләр булсын. Заманча әзерләнгән, рафинадланган ризыкларда калорияләр күп, витамин-минераллар, клетчатка аз. Көненә 20 грамм клетчатка кирәк. Шуңа ризыкны үзегез ярмалардан, кузаклылардан, яшелчәләрдән әзерләсәгез яхшырак.
Күп итеп су эчегез. Яшел һәм үлән чәйләрен дә онытмагыз.
Йокы туярга тиеш. Режим буенча яшәгез.
Катгый диеталарда утырмагыз. Бу - организм өчен стресс, димәк, иммунитетны какшата.
Әгәр кеше авырмый, ләкин еш арый, йокыга тартыла икән, бу аның организмында саклау көчләренең кимүе хакында сөйли. Димәк, микрофлорагызны “тукландырырга” кирәк. Күбрәк кефир, катык, йогурт кебек сөт ризыклары кулланыгыз. Ферментлы ризыкларга да өстенлек бирегез. Физик активлык та бик мөһим (аеруча саф һавада). Контрольсез антибиотиклар кулланмагыз.
Шуны да белергә кирәк: алкоголь вирустан коткармый! Киресенчә, алкогольдәге ацетальдегид организмга бик тискәре йогынты ясый. Йөрәк, кан тамырларына начар тәэсир итә, тахикардия китереп чыгара, кан басымын күтәрә. Ә грипп һәм вируслы инфекция вакытында организм болай да зур йөкләнеш белән эшли. Шуңа бу вакытта аз гына алкоголь дә зур күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.
Фото: pixabay.com