Бүген “Бердәм Русия” партиясе коронавирус проблемалары буенча онлайн-лекторий эшләтә башлады.
Лекторийны ачуда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова, билгеле офтальмолог Эрнст Мулдашев, медицина фәннәре докторы, БДМУның поликлиника терапиясе кафедрасы профессоры Антонина Крюкова катнаштылар.
Аудиоконференция режимында лекторийга Русия табибы, Дәүләт медицина палатасы президенты, “Дөньяның балалар докторы” Леонид Рошаль да кушылды. Ул Башкортстанда өлкән яшьтәгеләр өчен мондый чара оештырылуын уңай бәяләде һәм башка төбәкләрдә дә бу тәҗрибәне кертү кирәклеген билгеләде. Шулай ук ул кешеләрне ялган хәбәрләргә һәм фейкларга ышанмаска чакырды.
Эрнст Мулдашев коронавирус инфекциясен кисәтү чараларына җитди карарга чакырды, соңгы вакытта аның клиникасына чит илдән килүчеләрнең азая башлавын да әйтте. Билгеле табиб иммунитетны ныгыту турында да сөйләде, инфекция эләктерүдән куркып, вируска каршы препаратларны чамасыз кулланмаска кушты.
Лекторийда сатуга чыгучы марлядан тегелгән медицина битлекләре турында да сүз булды. Ленара Иванова аларның даруханәләрдә түгел, сәүдә нокталарында сатылачагын һәм медицина оешмаларына кайтачагын билгеләде.
Антонина Крюкова үз чыгышында кешеләрне курыкмаска чакырды, республикада гриппка каршы вакциналауның яхшы алып барылуын, диспансерлаштыруның да тиешле дәрәҗәдә үтүен билгеләде. Табиб дөрес туклануга игътибар бүләргә киңәш итте, аеруча республикадагы кымыз һәм балны игътибарга алырга кушты, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның мотлак икәнен ассызыклады. Профессор японнардан үрнәк алып, хыялга бирелеп, оптимист булып, елмаеп яши белергә өндәде, авыруга каршы тору өчен психологик халәтнең мөһимлеген билгеләде.
Онлайн-режимда кешеләрдә белгечләргә сорау бирү мөмкинлеге дә булды.
Мондый лекторийлар атнасына ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе үтәчәк. Якындагы ике айга актуаль темалар булып коронавирусны кисәтү һәм бакчачылык сайланган.
Фото: Ләйсән Якупова.