Башкортстанда аңа каршы югары әзерлек режимы кертелде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 18 марттан республика территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу хәвефе белән бәйле югары әзерлек режимын кертү турындагы указга кул куйды. Бу турыда ул оператив штаб утырышында хәбәр итте.
– Безнең ил әлеге эпидемия таралган ике полюс – Көнчыгыш һәм Европа арасында урнашкан. Русия территориясендә авыруларны тикшерү күрсәтүенчә, инфекциянең төп чыганагы чит илләрдән килә, диде Радий Хәбиров. – Башкортстанда әлеге инфекция белән авыручылар юк. Әмма бездә халыкара аэропорт эшләвен, ике федераль трасса узуын, югары дәрәҗәдәге миграцияне, зур территорияне исәпкә алып, иң җитди саклык чаралары күрергә кирәк.
Документ, аерым алганда, катнашучылар саны 250дән артык булган яисә чит ил кешеләре катнашкан эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын гамәлдән чыгаруны яки күчерүне күздә тота.
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре әзерләү оештырылды.
“Агыйдел” художество промыселлары предприятиесе башта көненә 1500 битлек эшләп чыгарачак, соңыннан продукция күләме арттырылачак. Марлядан ясалган битлекләр “Башфармация” даруханәләрендә булачак.
Күп тапкыр кулланыла торган битлекне дүрт катлы тукымадан тегәләр, аны җитештерүдә җилем һәм латекс кулланмыйлар. Куллану вакыты ике сәгатьтән артмаска тиеш. Соңыннан аны алыштырырга кирәк. Кулланылган битлекне җылы суда сабын белән юу, кайнар үтүк белән үтүкләү мотлак. Шулай бер битлекне күп тапкыр кулланып булачак.
“Башфармация” бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кайтаруны да дәвам итә. Кичә алар сатуга чыкты. Киләсе атнада 700 мең данәлек зур пар-тия кайтуы көтелә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикага яңа коронавирус инфекциясе керүгә һәм таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында халык арасында паника тудыручы ялган хәбәрләргә чик кую мәсьәләсен дә күтәрде.
“Башинформ” җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов социаль челтәрләр һәм мессенджерлар ярдәмендә ялган мәгълүмат тарату ысуллары турында сөйләде, фейкньюс мисалларын китерде һәм Русиядә, башка илләрдә бу эшчәнлек өчен җәзага тарттыру кертелүен ассызыклады. Ул билгеләвенчә, бүген “инфодемия” дип аталучы яңа төшенчә калкып чыкты. Бу – ялган яңалыкларны таратучылар яисә бу хәлдән файдаланучылар арасында ахмаклык эпидемиясе.
Ростислав Морзагулов киң-күләм мәгълүмат чаралары һәм гражданнарны федераль һәм республика оператив штабыннан, шулай ук, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган рәсми мәгълүматка гына таянырга чакырды.
– Без паникага гына түгел, ә безнең илгә читтән дә, эчке яктан да янаган дошманча мәгъ-лүмати һөҗүмгә каршы көрәш алып барабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
18 мартта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның 4нче йогышлы авырулар клиник дәваханәсендә дә булды, кабул итү блогы эше белән танышты, пациентлар боксларын, реанимация һәм анестезиология бүлекләрен карады.
Баш табиб Радик Галимов коронавирус инфекциясенә шикле пациентларны кабул итү барышы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, дәваханә хезмәткәрләре саклану чаралары, тиешле җиһазлар һәм медикаментлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Инфекционистларга, кирәк булганда, медицина университеты һәм башка белгечлек табиблары ярдәм күрсәтергә әзер.
Вирус ачыкланган очракта, дәваханәдә аларны максималь рәвештә изоляцияләү өчен аерым бокслар бар.
– Без республикада югары әзерлек режимын кертү турында карар кабул иттек, чит илләрдән кайткан кешеләрне контрольдә тотачакбыз, шуңа күрә сезгә йөкләнеш артачак, – диде Радий Хәбиров. – Мин алгы сызыкта булган медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләү билгеләргә куштым. Шундый ук карарны федераль Хөкүмәт тә кабул итте.