+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2020, 08:00

Кох таякчыгы якын килмәсен!

Бүген – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

Бүген – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Һәр дүрт секунд саен дөньяда кем дә булса туберкулез авыруы йоктыра. Дәваланмаган һәркем бер ел эчендә 10-15 кешене зарарлый ала. Шул ук вакытта туберкулез белән авыручы һәркем дәвалана һәм савыга ала.

Туберкулез, гадәттә, үпкәләрне зарарлый, ләкин башка органнарда да үсешергә мөмкин. Бу авыруны һәркем йоктыра ала. Авыру кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә һавага микробактерияләр тарала.
Кайбер факторлар туберкулез үсешенә уңай йогынты ясый: дөрес һәм тиешенчә тукланмау, начар көнкүреш шартлары, стресслар, тәмәке тарту, ВИЧ, СПИД, алкоголизм, наркомания, токсикомания, хроник авырулар.
Кешенең авыруны йоктырганмы, юкмы икәнлеген белү өчен туберкулин пробасы ясала.
Туберкулезны кисәтү өчен үз халәтеңә игътибарлы булырга кирәк. Әгәр якыннарыгызның кайсыдыр озак вакыт ютәлли икән, аны табибка күренергә үгетләгез. Озак җилләтелмәгән тузанлы бүлмәләр туберкулез бактерияләренең таралуына китерә.
Туберкулезның беренче билгеләре: өч атна дәвамында ютәлләү, гәүдә авырлыгы кимү, даими температура күтәрелү, төнлә тирләү, хәлсезлек, күкрәк авырту, аппетит югалу, ютәлләгәндә кан килү. Бу билгеләр күзәтелсә, ашыгыч рәвештә табибка күренү мотлак.
Туберкулезны дәвалап була. Моның өчен табиб күзәтүе астында барлык дәвалау курсын үтәргә кирәк. Дәвалану 6 айдан да ким булмаска тиеш. Дәвалану курсын өзәргә ярамый, бу очракта даруларга бирешмәүче туберкулез формасы килеп чыгарга мөмкин.
Фото: pixabay.com
Читайте нас