+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2020, 12:20

Коронавирусны 8 Март бәйрәмнәрендә эләктергәннәр

Республикада коронавирус йоктырган кешеләрнең икесе - Дүртөйледән,берсе Уфадан. Бу хакта бүгенге брифингта хәбәр ителде.

Республикада коронавирус йоктырган кешеләрнең икесе - Дүртөйледән,берсе Уфадан. Бу хакта бүгенге брифингта хәбәр ителде.
8 Март бәйрәмендә Дүртөйледән 50 яшьлек хатын кызы белән чит илдә ял иткәннәр. Башкортстанга Мәскәү аша (Шереметьево аэропорты) кайтканнар. Икесендә дә бүген коронавирус инфекциясе расланган. Коронавирус очрагы расланган тагын бер кеше – 1951 елгы Уфа кешесе. Ул Мәскәүгә эшкә даими йөргән. 19 мартта авырый башлаган. Дәваханәгә ятудан баш тарткан. Бу кешеләрнең өчесе дә әле дәваханәдә. Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, аларның хәле тотрыклы, интенсив терапия таләп ителми.
“Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең Транспортта күзәтчелек һәм территорияне санитар саклау бүлеге җитәкче урынбасары Нәсимә Кучимова әйтүенчә, аэропортларда эпидемиягә каршы чаралар көчәйтелгән.
Авыру ачыкланган кешеләрнең нинди рейслар белән кайтуы билгеле. Хәл контрольдә тотыла.
Башкортстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак әйтүенчә, әле 284 материал коронавирус инфекциясенә тикшерелгән. Дөрес мәгълүмат булсын өчен алар икешәр тапкыр тикшерелә.
Мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин әйтүенчә, балаларның җәйге ялы хакындагы төгәл карар якындагы брифингта хәбәр ителәчәк. Әле бу мәсьәлә тикшерелә. Мәктәпләр генә түгел, барлык иҗади түгәрәкләр, секцияләр, өстәмә белем учреждениеләре дә әле эшләми. Каникуллар 1 апрельдә тәмамланып, 2 апрельдән дистанцион укыту башланачак. Әле укытучылар бу юнәлештә белемнәрен камилләштерә.
“Бердәм Русия” партиясе төбәк Башкарма комитетының республика Колл-үзәге җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров 357 шалтырату кабул итүләрен хәбәр итте. Кешеләр күбрәк кисәтү чаралары һәм изоляцияләнү тәртибе турында кызыксына. Тәүлек әйләнәсенә эшләүче “кайнар элемтә” номеры: 8 800 201 89 03.
Белгечләр әйтүенчә, паникага урын юк. Хәл ныклы контрольдә тотыла.
Хәзер брифинглар көн саен 14 сәгатьтә оештырылачак. Аның барышында онлайн-режимда борчыган сорауларны бирергә була.
Фото:versiya.info
Читайте нас