+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2020, 06:40

Кытайда чирлеләрнең 90 проценты савыккан

Кытайда коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн кими, хәзерге вакытта дәваханәләрдә 4 735 кеше кала.

Кытайда коронавирус белән авыручылар саны көннән-көн кими, хәзерге вакытта дәваханәләрдә 4 735 кеше кала.

Шул ук вакытта 90 проценттан артыгы савыккан, дип раслый Кытайның Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда коронавирус йоктыруның расланган очраклары 81 171гә җиткән, алардан 73 159 кеше дәваланган һәм дәваханәләрдән чыгарылган, бу авыруларның 90,13 процентын тәшкил итә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда 330 меңнән артык кеше шушы вирус белән зарарланган, 14,5 меңнән артык кеше үлгән. Кытай Халык Республикасының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты 12 мартта илдә эпидемиянең иң югары ноктасы узуын хәбәр итте.
Фото: mk.ru
Читайте нас