Медпункт
Һәр граждан илнең кайсы гына почмагында да сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин ителгән булырга тиеш – Төп законда бу хакыйкатьне теркәргә тәкъдим ителә. Бу берничә мөһим нәрсәне күз уңында тота: кешеләр, керемнәренә һәм яшәгән урыннарына карамыйча, табибларның сыйфатлы ярдәме белән тәэмин ителгән булачак; дәүләт гарантияләре программасы сакланачак, аның кысаларында дәвалау бушлай; яшәү урыны буенча медицина “дискриминациясе” акрынлап юкка чыгарга тиеш – хәтта төпкел авыллардан да кешеләр башкала табибының консультациясен ала алачак, ә урындагы табиб дәвалау схемасының үтәлешен контрольдә тотачак – бу телемедицина үсешен тәэмин итәчәк.
Төп көч әле беренчел звенога юнәлтелгән – поликлиникаларга, ФАПларга һәм амбулаторияләргә. Анда табиблар җитешми – Сәламәтлек саклау министрлыгы күрсәткечләре буенча, дефицит кимегән, ләкин һаман бар – 24 мең белгеч кирәк. Фельдшерлар, шәфкать туташлары җитми. Медицина учреждениеләрен җиһазландыруны да яхшыртырга кирәк.
1 июльдән беренчел звеноны модернизацияләү программасы эшли башлаячак. Район поликлиникалары һәм дәваханәләре, ашыгыч ярдәм станцияләре ремонтланачак, яңа җиһазлар, машиналар белән тәэмин ителәчәк. Төбәкләргә табиблар һәм фельдшерлар өчен авылларда, поселокларда һәм бәләкәй шәһәрләрдә торак мәсьәләсен хәл итү бурычы куелды.
Кадрлар белән тәэмин итү – төп мәсьәлә. Вузларда бюджет урыннары артачак, кабул итү тәртибе үзгәрәчәк: бюджет урыннарының 70-75 проценты “Дәвалау эше” һәм “Педиатрия” белгечлеге буенча максатлы булачак. Аларда бушлай белем алган яшь табиблар билгеле урында эшләргә тиеш булачак.