+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 март 2020, 14:10

Волонтерлар ярдәмгә ашыга!

БДМУ базасында коронавирус инфекциясен кисәтү буенча волонтер-медиклар штабы эшли.Штабның төп бурычы – өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә дарулар һәм азык-төлек алырга ярдәм итү. Заявканы түбәндәге түләүсез телефон номеры буенча калдырырга мөмкин: 8 800 200 34 11.Мөрәҗәгатьләр Мәскәүдә кабул ителә һәм төбәкләргә таратыла. Ярдәм сорап республиканың һәр почмагыннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Уфадан читтә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре урындагы социаль хезмәткәрләргә һәм волонтерларга юнәлтелә.Волонтер-медиклар мәгълүмати һәм консультатив ярдәм дә күрсәтә: республика кешеләре штабның “кайнар элемтә” номерына шалтырата ала: 268 28 88. Монда коронавирус инфекциясе буенча сораулар бирергә мөмкин.Эшләгәндә волонтерлар барлык саклану чараларын искә ала, фатир эченә кермиләр, битлекләр, антисептиклар кулланалар. Волонтерны чагу кызыл курткасыннан танырга була.Фото: БДМУ

БДМУ базасында коронавирус инфекциясен кисәтү буенча волонтер-медиклар штабы эшли.
Штабның төп бурычы – өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә дарулар һәм азык-төлек алырга ярдәм итү. Заявканы түбәндәге түләүсез телефон номеры буенча калдырырга мөмкин: 8 800 200 34 11.
Мөрәҗәгатьләр Мәскәүдә кабул ителә һәм төбәкләргә таратыла. Ярдәм сорап республиканың һәр почмагыннан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Уфадан читтә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре урындагы социаль хезмәткәрләргә һәм волонтерларга юнәлтелә.
Волонтер-медиклар мәгълүмати һәм консультатив ярдәм дә күрсәтә: республика кешеләре штабның “кайнар элемтә” номерына шалтырата ала: 268 28 88. Монда коронавирус инфекциясе буенча сораулар бирергә мөмкин.
Эшләгәндә волонтерлар барлык саклану чараларын искә ала, фатир эченә кермиләр, битлекләр, антисептиклар кулланалар. Волонтерны чагу кызыл курткасыннан танырга була.
Фото: БДМУ
Читайте нас