“Ишембай трикотажы” җәмгыяте күп тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре җитештерүне тиз арада үзләштерде.
Әгәр битлекләргә ихтыяҗ булса, тәүлегенә 15 мең данә җитештерергә дә әзерләр биредә. Күп сәнәгать предприятиеләре аларны кара төстә әзерләргә заказ бирә. Битлек ике катлы, йомшак трикотаждан тегелгән, аның аша сулыш алу да җиңел.
Битлекләр җитештерә башлау белән тегү цехында эш режимы үзгәрде. Өстәмә түләүгә эш көнен 1,5 сәгатькә озынайтырга яисә ял көннәрендә эшләргә мөмкин. Заказлар Мәскәү өлкәсеннән, Кабарда-Балкардан һәм илнең башка төбәкләреннән килә. Бер битлекнең хакы – 30 сум.
Битлек төрелгәнче сыйфатка контроль үткәрелә. Мондый битлекләрне юарга, кайнатырга, үтүкләргә, дезинфекцияләргә була. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кебек үк, аларны да ике-өч сәгатьтән артык кияргә ярамый. Бу вакыттан соң әлеге битлекне сабын белән юарга, кайнатырга, киптерергә һәм үтүкләргә кирәк.
Фото: "Ишембай трикотажы" җәмгыяте