+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
25 март 2020, 13:03

Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак

Мөрәҗәгать якындагы сәгатьләрдә үзәк телеканаллар буенча трансляцияләнәчәк.

Русия Президенты Владимир Путин якындагы сәгатьләрдә гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясаячак. Мөрәҗәгать үзәк каналлар буенча трансляцияләнәчәк.

Мондый мөрәҗәгатьнең кирәклеге турында карар кичә Коронавируска каршы көрәш буенча оператив комитет киңәшмәсеннән һәм Владимир Путинның Коммунаркадагы хастаханәгә баруыннан соң кабул ителде.

Русиядә коронавирус белән авыруның 658 очрагы теркәлгән, 29 кеше савыккан.

Башкортстанда зарарлануның 4 очрагы теркәлгән. Барлык авыручылар да Уфаның 4нче йогышлы авырулар хастаханәсендә изоляцияләнгән.


Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас