+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 март 2020, 07:55

Баймакта коронавирусны кисәтү чаралары күрелә

Баймак районында шәһәр оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, шулай ук авыл биләмәләре башлыклары белән Башкортстан территориясендә коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычына бәйле рәвештә кабул ителгән “Югары әзерлек режимын кертү турында” республика Башлыгы Указы белән танышу буенча киңәшмә узды.

Район хакимиятенең рәсми сайтында, “Баймакский вестник” һәм “Сакмар” гәзитләрендә яңа коронавирус инфекциясе һәм аны профилактикалау чаралары турында материаллар басылып чыкты, “Баймак ТВ” аша мәгълүмат, медицина битлекләре ясау ысуллары турында репортажлар күрсәтелде.

Оешмаларда, учреждениеләрдә, предприятиеләрдә дезинфекция чаралары белән биналарны эшкәртү, хезмәткәрләрнең, персоналның температурасын үлчәү оештырылган.

50дән артык кеше катнашлыгындагы барлык чаралар туктатылган, яки күчерелгән. Кинотеатр, бассейн ябылган. Мәдәни-киңкүләм һәм спорт чаралары тыелган. Мәгариф учреждениеләрендә каникуллар дәвам итә.

Фото: baimak.bashkortostan.ru.
Читайте нас