+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 Марта 2020, 10:27

Халык сөюен яулаган фельдшер

Кеше өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, сәламәтлек! Бүген, бөтен дөнья коронавирус дигән афәт алдында куркуга төшкән вакытта, ак халатлылар гадәттәгедән дә зуррак җаваплылык һәм уялык күрсәтеп хезмәт сала. Бу язмабыз әнә шундый кешеләрнең берсе - Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында 30 ел фельдшер булып эшләүче Гүзәл Сөләйманова хакында.

Кеше өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, сәламәтлек! Бүген, бөтен дөнья коронавирус дигән афәт алдында куркуга төшкән вакытта, ак халатлылар гадәттәгедән дә зуррак җаваплылык һәм уялык күрсәтеп хезмәт сала. Бу язмабыз әнә шундый кешеләрнең берсе - Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында 30 ел фельдшер булып эшләүче Гүзәл Сөләйманова хакында.

"Безнең Гүзәлебез - искиткеч тирән белемле, үз һөнәренә барлык күңеле белән бирелгән шәхес, - ди аның турында авылдашлары. - Авырып китсәк, төн уртасында чакыртсак та, яшен тизлегендә килеп җитә, тиешле ярдәмне күрсәтә, акыллы киңәшләрен бирә, кирәк икән, район үзәк дәваханәсенә озата. Аның сихәт бирүче кулларыннан, ягымлы елмаюыннан савыкмас җиреңнән савыгып аякка басасың!"

Гүзәл Фәвис кызы Илеш районының Бишкурай авылыннан. Әти-әнисенең төпчеге булган кыз кечкенәдән кешеләрне дәвалау хакында хыяллана, шуңа урта мәктәп тәмамлагач, Уфа шәһәренең 1нче медучилищесының фельдшер-акушерлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлаган кызны Дүртөйле районының Түбән Аташ авылына эшкә тәгаенлиләр. 1990 елның 1 апрелендә ул биредә хезмәт юлын башлый. Һәм менә быел аның бу игелекле эшчәнлегенә 30 ел!

Монда Гүзәл үзенең булачак гомер юлдашы Айрат Сөләймановны очрата. Алар, матур һәм тату гаилә корып, бер кыз һәм бер ул үстерә.

- Минем җаваплылыкта ике авыл - Түбән Аташ һәм Таштау, - дип уртаклаша Гүзәл ханым. - Халык бездә бик итагатьле, эшләве бер дә кыен димәс идем. Ике авылга 540-тан артыграк кеше яши, аларның 78-е - 17 яшькә кадәрге балалар. Авылыбызда 9 еллык мәктәп, балалар бакчасы бар.
Гүзәл Фәвис кызы һәр эшне вакытында, җиренә җиткереп башкаруы белән авыл халкының ихтирамын һәм рәхмәтен яулаган. Сабыйларга патронаж ясау, вакциналар кадау, өлкән яшьтәгеләрне тиешле вакытта диспансеризациягә җибәрү, сырхаулап ятучыларга һәрдаим ярдәм күрсәтү, хроник авыруларны кисәтү, халыкка дару алып кайтып сату, "Игенче" хуҗалыгы һәм мәктәп водительләрен тикшереп көндәлек рейсларга чыгару - һәм башка бихисап бурычлары бар аның. Һәрдаим һөнәри белемен үстерү өстендә эшләүче беренче категорияле фельдшер, хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен, Дүртөйле районы хакимиятенең һәм Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Авыл Советында депутат вазыйфасын да башкарган.
- Бу көннәрдә яше-карты бихисап сораулар белән мөрәҗәгать итә, шик-шөбһәләре белән уртаклаша, - ди Гүзәл ханым. - Аларның һәркайсысына җентекле итеп җавап бирергә тырышам, гигиена таләпләрен төгәл үтәгәндә, дөрес тукланганда, организмның авыруларга каршы тору сәләте артуын аңлатам. Коронавирусны теләсә кайсы яшьтәге кеше дә йоктыра алуын, әмма күп очракта ул 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куркыныч булуын, шулай ук хроник авырулары булган һәм иммунитеты көчсезләрнең дә вируска тиз бирешүен ассызыклыйм. Өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш итәм.
Бар гомерен авылдашларының сәламәтлеге сагында торуга багышлаган тәҗрибәле фельдшерга изге хезмәтендә уңышлар телик! Мондый үз һөнәренә мөкиббән медицина хезмәткәрләре булганда, һәртөрле авырулардан да халык үзен ышанычлы сакланган итеп тояр.
Фото: М.Латыйпова фотосы.
Читайте нас